12-14 апрель көнне Мәскәү өлкәсенең Одинцово районы «Горизонт» Пар-кунакханәсендә 18 тапкыр Россия ДОСААФ кубогына хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләр арасында комплекслы көрәш буенча турнир узды. Комплекслы көрәш - 2003 елда Россиядә иң рациональ техника, бокс һәм кикбоксинг, ирекле көрәш һәм самбо тактикасы нигезендә төзелгән спорт көрәшенең хәрби-гамәли төре. Мондый спорт төрен нигездә көч структураларында үстерәләр һәм гамәлгә кертәләр.
Быел ярышларда Тверь һәм Саратов өлкәсе, Татарстан Республикасы, Ингушетия Республикасы, Ямал-Ненец автоном округы, Екатеринбург шәһәре командасы, Воскресенск шәһәре командасы, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Гражданнар яклау академиясе командасы катнашты. Ярышларга беренче тапкыр күмәк иминлек турындагы шартнамәне оештыруга кергән барлык илләрнең командалары килде, бу Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан. Барлыгы 10 команда һәм 100 дән артык спортчы.
Ярышларның нәтиҗәләре буенча 15-16 яшьлекләр категориясендә Татарстан Республикасы ДОСААФ җыелма командасы алтын һәм көмеш медальләр алды:
17-19 яшьлекләр категориясендә бөтен пьедесталны безнең спортчылар алды:
