8 апрель көнне Казан шәһәренең «Форвард» спорт комплексында Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе тәрбияләнүчеләренең синхрон фигуралы шуу буенча Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт мастеры Олеся Павлова белән тренировкалары үтте. Балалар белән тренировканы үткәрергә синхрон фигуралы шуу буенча Россия чемпионатының алтын призеры Диана Павлова ярдәм итте.
Балалар бозда егылганда куркынычсызлык техникасы нигезләрен, фигуралы шуу элементларын, шулай ук хәрәкәтләрне синхрон үтәүне кабатладылар. Дәрес ахырында чүгәләп алга-тышка әйләнүләр башкардылар, тәрбияләнүчеләрдә әлеге күнегүләр бик яхшы килеп чыкты!
Спорт мастерлары Олеся һәм Диана күрсәтмә чыгыш элементларын башкардылар, парлы шуу хәрәкәтләренең искиткеч техникасын һәм матурлыгын күрсәттеләр.
Дәресләрдә Н.А.Галләмов исемендәге республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе тәрбияләнүчеләре спорт командасы тренеры да булды, «Форвард» спорт комплексы мөдире, Насыйбуллин Рөстәм Каллимулович укучыларга дисциплинаның һәм команда рухының мөһимлеге турында сөйләде, нәсыйхәтләр бирде.
Алда, «Вектор жизни» («Яшәү векторы») проекты кысаларында тренер һәм психолог белән берничә дәрес узачак. Проект июньдә «Импульс здоровья» («Сәламәтлек импульсы») зур спорт бәйрәме белән тәмамланачак.

