«Татарстан скаутлары» «Skills For Life. Скаут хәрәкәтендә формаль булмаган белем бирү» проектын төзеде

2022 елның 8 апреле, җомга

«Татарстан скаутлары» республика скаут үзәге 1,5 ел дәвамында Президент грантлары фондының 2 нче конкурсы җиңүчесе булган «Skills For Life. Скаут хәрәкәтендә формаль булмаган белем бирү» проекты өстендә эшләде. Аның кысаларында кечкенә скаутлар өчен «Беренче маҗаралар», «Белгечлекләр җыентыгы», «Походтагы маҗара» һәм «Космик маҗара» дәреслекләре барлыкка килде, скаутлар һәм аларның җитәкчеләре өчен беренче ярдәм күрсәтү дәреслеге басылып чыкты, ә роверларның хәзер үзләренең өлкән скаутлар өчен эш блокноты бар. Һәм, ниһаять, 11-14 яшьлек балалар - скаутлар өчен дәреслек тәкъдим ителде.

ТР Милли китапханәсенә «Лето» балаларны һәм яшүсмерләрне сәламәтләндерү, ял итү һәм эш белән тәэмин итү буенча республика үзәге директоры Дәүләтчин Илдар Лукманович, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы вәкилләре, Калининград, Удмуртия, Воронеж, Казаннан скаутлар һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде. 

Скаут хәрәкәтендә балалар белән шөгыльләнергә омтылучы башлангыч җитәкчеләр һәм өлкәннәр отряд төзү һәм скаут җыемнары алып бару буенча методик кулланмалар җитмәү проблемасы белән очрашалар. Китапка бөтен Россиядән скаут отрядлары җитәкчеләре үз белемнәрен, тупланган тәҗрибәләрен кертеп һәм иң мөһиме, күңелләрен биреп эшләгәннәр.

Уку әсбабы скаут программасы буенча алга баруда ярдәм итәчәк, чөнки китапта скаутинг тарихы, традицияләр һәм принциплар, тормыш өчен кирәкле күнекмәләр турында барлык кирәкле мәгълүмат бар: ничек халык алдында сөйләшергә, команданы үз артыңнан алып барырга, җирлектә ничек ориентлашырга һәм урманда югалмаска, иң мөһиме, язылганнарның барысы да үзгәрешсез.

Китап булдыру өстендә эшләүче иҗат коллективының бер өлеше моның ничек булуы турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм шатланып автографлар таратты. 

Презентация трансляциясен сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/wall-808981_20612

Альбом: https://vk.com/album-808981_283756681

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International