Казанда 7 апрельдә Россия Кораллы Көчләренә һәм Донбасс халкына ярдәм йөзеннән, Донецк Халык Республикасы төзелүнең 8 еллыгына багышланган патриотик митинг-концерт узачак.
Акция Җиңү паркында, сугыш-интернационалистлар һәйкәле янында 13:00 сәгатьтә башлана.
Чараны ветераннар һәм иҗтимагый оешмалар, сәяси партияләр һәм хәрәкәтләр хуплады.
Патриотик акциядә катнашучылар алдында Татарстан башкаласының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.