«Хәтер вахтасы - 2022» республика акциясенең тантаналы ачылышы булды

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

2022 елның 2 апрелендә Казан шәһәренең Җиңү паркы территориясендә «Хәтер вахтасы-2022» («Вахта Памяти-2022») республика акциясенең тантаналы ачылышы булды. 

Чарада эзләнү отрядлары сугышчылары, студентлар, мәктәп укучылары, республиканың яшьләр һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

Чарада катнашучылар алдында Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева, Татарстан Республикасы ветераннар (инвалидлар) берлеге рәисе генерал-майор Александр Бородин, Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе Сергей Старостин, «Патриот» яшьләр спорт-патриотик һәм хәрби әзерлекнең республика үзәге директоры Дмитрий Литвинов чыгыш ясады, алар җәмгыять өчен эзләүчеләрнең эше мөһимлеген билгеләп үттеләр һәм аларга уңышлар теләделәр.

31 гыйнвардан 25 мартка кадәр Татарстан Республикасы районнары буенча узган һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Хәтер маршы - 2022” республика акциясендә актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чараларны оештыруда, әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен Бөтенроссия мәгълүмат-эзләү үзәге белгече Р.Р. Сәләхиевка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды.

«Вахта Памяти-2022» («Хәтер вахтасы-2022») проекты экспедицияләр оештыруга һәм һәлак булган Ватанны саклаучыларны эзләүгә, аларны яңадан күмүгә, исемнәрен билгеләүгә, шулай ук солдатларның шәхси әйберләрен туганнарына тапшыруга юнәлтелгән. 

Быел Татарстанның 40 тан артык эзләү отряды Волгоград, Ленинград, Мурманск, Новгород, Псков, Ростов, Смоленск, Тверь өлкәләренә, Кырым, Карелия һәм Беларусь Республикасына экспедицияләр башкарачак. 

Митингта катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International