«СВОИХ НЕ БРОСАЕМ» («ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙБЫЗ») хәрби-гамәли күп кырлы ярышы

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Җәмгыять тормышы бүген яшь буынны тәрбияләү һәм укыту өлкәсендә җитди бурычлар куя. Дәүләткә укырга, аның файдасына эшләргә, кирәк була калса, аны якларга әзер булган сәламәт, батыр, кыю кешеләр кирәк. Тәрбия процессының мөһим өлеше - патриотик хисләр формалаштыру һәм үстерү. Әлеге бурычлар яктылыгында Татарстан Республикасында даими рәвештә хәрби хезмәткә чакырылган яшьләрнең физик, әхлакый һәм рухи мәдәниятен арттыруга юнәлдерелгән спортның хәрби-гамәли төрләре буенча ярышлар уздырыла.

Хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр һәм ДОСААФ курсантлары арасында махсус хәрби операциядә Россия Федерациясе Кораллы көчләрен хуплап уздырылган «СВОИХ НЕ БРОСАЕМ» («ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙБЫЗ») хәрби-гамәли күп кырлы ярышы буенча чираттагы чара 1 апрельдә Әлмәттә узды. Чараны Ветераннар советы, Казачество белән Әлмәт ДОСААФ мәктәбе оештырды.

Ярышларда Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләреннән 16 команда катнашты. Балалар 5 номинациядә ярыштылар: пневматик винтовкадан ату, автомат сүтеп-җыю, граната ыргыту, дартс, турникта тартылу. Ярыш нәтиҗәләре буенча Лениногорскидан «Феникс» командасы җиңүче булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны кубоклар, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.

Мондый чаралар яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүнең әһәмиятен арттыра, Ватанны оста һәм көчле яклаучыларны әзерләү эшенә зурөлеш кертә. 

Җиңүчеләрне һәм призерларны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International