«Татнефть» хәйрия фондының грант ярдәме белән Яруллина Эльмира Илсуровнаның «#БлагоДарю тегү остаханәсе» проектын гамәлгә ашыру төгәлләнә.
Проект сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балаларга һәм яшүсмерләргә «махсус» функциональ һәм эстетик киемнәр булдыру һәм түләүсез тапшыру юлы белән ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. Төп үзенчәлек булып гадәти кибетләрдә табып булмаган һәр бала өчен уникаль лекал тудыру тора.
Проектның максаты «махсус кием» тегү өлкәсендә югары квалификацияле белгечләрне җәлеп итү исәбенә ирешелә.
Проект кысаларында «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен «Өмет» Түбән Кама интернат-мәктәбе» һәм «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Әлмәт интернат-мәктәбе» балалары өчен 46 махсуслаштырылган костюм тапшырылды.
Хәрәкәт ягыннан авырлыклары булган балалар өчен дөрес кием — уңайлылык факторларының берсе, өстәвенә баланың үзе генә түгел, ә аны караган өлкәннәр өчен дә. Ләкин вәзгыятькә киңрәк карасаң, кием — функциональлек һәм тышкы кыяфәт кенә түгел, ә барыннан да элек — тормышны нормальләштерү, коммуникация һәм баланың тормышында катнашуы да.
Балалар өчен аларны тирә-юньдәгеләр, бигрәк тә яшьтәшләре ничек кабул итүе мөһим. Кием-салым гадәти кебек булганда, балалар үзләрен ышанычлырак хис итә. Проект авторлары «Татнефть» хәйрия фондына социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт белдерәләр.

