Шәһәр мәгариф үзәге оештырган «Иң яхшы инклюзив практикалар фестивале» шәһәр конкурсы финалы булды

2022 елның 1 апреле, җомга

29 мартта Казан шәһәре мәгариф идарәсе һәм ТИСБИ Идарә университеты белән берлектә Шәһәр мәгариф үзәге оештырган «Иң яхшы инклюзив практикалар фестивале» шәһәр конкурсы финалы булды.

Фестивальдә Казан шәһәрендә белем бирүгә инклюзив якын килүне гамәлгә ашыра торган гомуми белем бирү учреждениеләренең, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының һәм балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең 43 белгече катнашты.

Конкурс инклюзив белем бирү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тиражлау максатыннан үткәрелә, алар аерым белем бирү ихтыяҗлары булган балаларны белем бирү процессына уңышлы кертеп җибәрү бурычларын хәл итүгә ярдәм итә.

Шәһәр мәгариф үзәге фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне тәбрик итә:

  • «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә иң яхшы инклюзив практика» номинациясендә:

1 урын - Казан шәһәре Мәскәү районының Катнаш төрдәге 282 нче балалар бакчасы («Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар үсешендә «Технология-Тико» проекты белән)

  • «Гомуми белем бирү учреждениесендә иң яхшы инклюзив практика» номинациясендә: 

1 урын - Казан шәһәре Идел буе районының 97 нче Рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе («ресурслы сыйныф базасында аутистик спектры бозылган балаларның социаль-эмоциональ үсешендә уен технологияләрен куллану» методик эшләнмәсе белән)

  • «Балаларга өстәмә белем бирүдә иң яхшы инклюзив практика» номинациясендә:

1 урын 65 нче мәктәп («Курчак театры «Не РАСстраивайся!» («Борчылма!») аутистик спектры бозылган балаларга психоэмоциональ коррекция методы һәм практикасы буларак курчак терапиясе» проекты белән). 

Шәһәрнең мәгариф үзәге Казан шәһәре мәгариф идарәсенә, ТИСБИ Идарә университетына, конкурсның эксперт комиссиясе әгъзаларына тирән рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International