ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Шакирҗанов массакүләм мәгълүмат чараларында кешеләргә дөресен җиткерергә кирәклеге турында сөйләде

2022 елның 5 марты, шимбә

Яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы комиссиясе рәисе, «Боевое братство» («Хәрби туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Советы рәисе Рафаэль Шакирҗанов «Татар-информом» белән әңгәмәдә мәгълүмати сугышта Россия АКШка оттыра дигән фикер белән уртаклашты.

«Менә бу фейклар барлыкка килә һәм халык моны дөреслек итеп кабул итә. Бигрәк тә интернетта утырган һәм барлык бу фейкларны барлаган яшь буын», - дип белдерде ул.

Илдәге фейклар белән бәйле хәлне бетерү өчен «Боевое братство» («Хәрби туганлык» рәисе, массакүләм мәгълүмат чараларында кешеләргә дөреслекне җиткерергә кирәк, дип саный: экспертлар фикерен җиткерергә, алар белән интервью бирергә, аңлату мәкаләләре язарга, шундый ук тапшыруларны телевидениедә чыгарырга кирәк. Шулай ук Рафаэль Шакирҗанов, укучылар белән әңгәмәләр үткәрү өчен, хәрбиләрне мәктәпкә сыйныф сәгатенә чакырырга мөмкин булыр иде, дип саный.

Чынлыкта, эксперт сүзләренчә, Украина халкы «фашист хунты» ерткычлыгыннан арыган.

«2014 елда, Украинада үзгәрешләр булганда, Минскта килешүләр төзелде, һәм Украина хөкүмәте йөкләмәләрне үтәмәде. Үлчәү касәсе тулды, украиналылар атом-төш коралына ия булу һәм НАТОга керү турында сөйли башладылар. Әгәр алар НАТОга керсәләр, ул чагында НАТО үз ракеталарын безнең чиккә урнаштырыр иде. Ягъни ПВО системасы белән безгә сугышырга бик кыен булыр иде. Болардан тыш, бу еллар дәвамында Украинада геноцид белән шөгыльләнәләр. Анда Россия паспорты булган безнең гражданнар да бар. Халык аларның ерткычлыкларыннан арыган», - дип билгеләде агентство әңгәмәдәше.

Рафаэль Шакирҗанов Россия Украина халкы белән сугышмый, дип өстәде. «Без бу фашист хунтасы белән сугышабыз. Шуңа күрә илебезнең Югары Башк хәрби җитәкчесе Владимир Путинның һәм Россия Федерациясе Кораллы көчләре карарларын бик хуплыйбыз! Без сугышны игълан итмәдек, ә Донбассны азат итү буенча махсус хәрби операция уздырабыз», - дип ассызыклады агентлык әңгәмәдәше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International