Безнекеләр өчен!

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

Әлеге девиз белән акция җомга көнне, 18 мартта Казанда Җиңү паркында узачак. Башлана 17:00 сәгатьтә. Ул Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенә багышланган. 

Гомумкырым референдумы һәм 2014 елда Россия Федерациясе составына кабул итү турындагы Килешүне имзалау чын мәгънәсендә тарихи вакыйгалар булды. «Кырым язы»  дәүләтнең үз гражданнарын һәм милли мәнфәгатьләрен, Россия җәмгыятенең бердәмлеген якларга әзер булуын күрсәтте. 

Быел «Кырым язы»  «Россия. Кырым. Донбасс»  девизы астында узачак.  Ул махсус хәрби операцияне гамәлгә ашыручы Россия кораллы көчләренә ярдәм итәргә чакырылган.

Җиңү паркында акцияне күп кенә патриотик иҗтимагый берләшмәләр, ветераннар һәм яшьләр оешмалары хуплады инде. 

Катнашучылар алдында республиканың һәм аның башкаласының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, алар арасында ВИА «Волга-Волга» «Ворожея» ансамбле, Раяз Фасыйхов һәм башкалар бар. 

Үзең кил! Дусларыңны да алып кил! #Zа мир без нацизма! (Нацизмсыз тынычлык өчен!) 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International