3 март көнне Татарстан Республикасы ветераннар берлегендә сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен Ватанны саклаучылар көненә һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үткәрелде.
Концерт алдыннан ветераннар оешмалары активистларына Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе Бородин А.И. мөрәҗәгать итте. Ветераннар комитеты каршындагы ветераннарга ял итү һәм хезмәт күрсәтү үзәгенең үзешчән сәнгать түгәрәкләре җитәкчеләренә мактау грамоталары һәм медальләр тапшырды.
Иҗади коллективлар тамашачыларны «Серебряная Игла» түгәрәге җитәкчесе Р. Х. Нигъмәтуллинаның «алтын куллары» белән ясалган сәхнә костюмнары һәм үзләренең якты җырлары, биюләре белән шатландырдылар.
.jpeg)
.jpeg)