«АНГЕЛ ВЕРЫ» Хәйрия фонды президент грантлары фонды ярдәме белән «Деликатное просвещение» («Нәзакәтле мәгариф») проектын тормышка ашыра башлады. Проект психофизик үсештә тайпылыш кичергән балаларының җенси тәрбиясе һәм сексуаль куркынычсызлыгы мәсьәләләрендә ата-аналарның мәгълүматлылыгы дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән.
Проект кысаларында катнашучы һәр гаилә өч төркемле семинардан һәм ике индивидуаль консультациядән торган курс уза. Кече төркемнәрдә 5әр кеше, семинарлар вакытында , квалификацияле психологлар ата-аналарны гаиләдә үз баласын җенси тәрбияләүнең өч: социаль, психологик һәм физиологик аспекты белән таныштыра.
Социаль аспект кысаларында ата-аналар баланы җәмгыятьтә ир-атлар һәм хатын-кызларның социаль рольләре белән ничек таныштырырга икәнен; психологик аспект кысаларында - баланы үз хисләрен ничек күрсәтергә, хис-кичерешләрен, мөнәсәбәтен, теләкләрен ничек белдерергә яки бастырырга өйрәтергә; һәм физиологик аспект кысаларында - шәхси гигиена, дөрес туклану, алкогольнең һәм никотинның зарары турында белемнәрне ничек бирергә икәнен аңлый.
Индивидуаль консультацияләр вакытында психологлар ата-аналарга үз балаларының җенси үсеше проблемаларын ачыкларга, психофизик үсештә тайпылышлар һәм алардан чыгу юллары булган, шулай ук балаларына карата сексуаль җинаятьләрне профилактикаларга ярдәм итә.
