ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Шакирҗанов «Боевое Барство» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Үзәк Советы утырышында катнашты

2022 елның 5 феврале, шимбә

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссиясе рәисе Рафаэль Шакирҗанов Мәскәүдә 27-30 гыйнварда булган «Боевое Барство» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Үзәк Советы утырышында катнашты. Утырышта катнашу өчен «Боевое Барство» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының бүлекчәләре эшли торган Россиянең барлык регионнары вәкилләре чакырылды.

2021 елда төбәк бүлекләренең эшенә йомгаклар ясалды һәм 2022 елда гамәлгә ашыру өчен оешманың түбәндәге проектлары билгеләнде:

  • Иҗтимагый-сәяси юнәлеш; 
  • Яшьләрне патриотик тәрбияләү;
  • Социаль һәм хокукый ярдәм;
  • Гуманитар ярдәм һәм шефлык эше;
  • Тарихи хәтерне саклап калу.

Төбәк бүлекләренә яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча төбәкләрнең Иҗтимагый палаталары белән элемтәне ныгытырга тәкъдим ителде. 

Рафаэль Шакирҗанов Идел буе федераль округы секциясе утырышында Татарстан Республикасында тарихи хәтерне саклау буенча эш тәҗрибәсе турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Хәрби каберлекләр, һәйкәлләр, стелалар мониторингы үткәрелде, шулар нигезендә «Обелиск» альманахы чыгарылган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International