ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рафаэль Шакирҗанов Россия Герое Марат Әхмәтшин истәлегенә дзюдо буенча XV турнирның мактаулы кунагы булды

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

26-27 февральдә  «Олимп» спорт комплексында Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсе призына Россия Герое Марат Әхмәтшин истәлегенә XV традицион юбилей дзюдо турниры узды. Көрәшкә 2010-2011 елгы егетләр 9 үлчәү категориясендә чыкты. Турнирда бөтен Россиядән 300 гә якын кеше белән 30дан артык команда катнашты. Катнашкан командалар: Казан шәһәре, Самара-«Мужество», Нократ Аланы, Түбән Кама - «Чемпион» һәм «Ак барс», «Бөгелмә-«Юность», Чайковский, Чернушка, Күмертау, Ульяновск-«Спарта», Яр Чаллы-«Пантера» һәм «Олимпийский», Йошкар-Ола, Саранск, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән, Слободской, Сосновка, Саранск, Байлар Сабасы, Буа.

Турнирның мәртәбәле кунаклары арасында: Татарстан Республикасы премьер-министрының хокук саклау һәм административ эшчәнлек буенча ярдәмчесе Хәмәдишин Дәүфит Закир улы, Татарстан Республикасы буенча Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәт идарәсе башлыгы Хиалеев Эдуард Данилович, «Юнармия» региональ хәрби-патриотик хәрәкәте штабы башлыгы Бородин Александр Ильич, очучы, Россия Герое Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы, Казан шәһәренең дзюдо федерациясе президенты, Казан милли тикшеренү техник университеты икътисад һәм финанслар буенча проректоры Кузнецов Дмитрий Иванович, Казан милли тикшеренү техник университеты яшьләр сәясәте буенча проректоры Борисов Кирилл Анатольевич, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия эшләре буенча иҗтимагый палатасы рәисе Рафаэль Мазитович, Россиянең атказанган тренеры, «НУР» балалар спорт-патриотик клубының өлкән тренеры Швейкин Николай Григорьевич, «КАИ-Олимп» спорт комплексы директоры Йосыпов Ринат Әндерҗан улы, «Вкуснотеевъ»  директоры Шагеев Фәрит Габделхак улы.

Марат Радик улы Әхмәтшинның тормыш иптәше Гүзәл Равил кызына аерым рәхмәт әйтәсе килә, ул чарага кызы Ралина белән килгән иде.

Турнир Казан шәһәре федерациясе һәм «НУР» балалар спорт-патриотик клубы тренерлар коллективы тарафыннан оештырылды.

Спортчылар Казан шәһәре дзюдо федерациясеннән һәм Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсеннән махсус әзерләнгән медальләр һәм кыйммәтле призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International