2022 елның 25 февралендә «Социаль-адаптация күнекмәләре» хәйрия фондының яшь буынны тренировкалау үзәгендә һәм социаль инициативаларын яклау буенча «БлагоДарение» «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган яшь кешеләрне (18+) тренировкалы фатир шартларында мөстәкыйль тормышка әзерләү: беренче үсеш нәтиҗәләре һәм перспективалары» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Анда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева катнашты. Үзәк хезмәткәрләре түгәрәк өстәлдә катнашучыларны тренировка фатирында тәрбияләнүче кешеләргә карата психологик һәм нейропсихологик эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Проект кураторлары тренировка фатирын тәкъдир иттеләр, ә белгечләр студентларында социаль-көнкүреш күнекмәләрен формалаштыру эше турында сөйләделәр.
Түгәрәк өстәлдә үзәкнең алга таба үсеше буенча мөһим мәсьәләләр кузгатылды, арадаш нәтиҗәләр ясалды, ә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган яшьләрнең ата-аналары чыгышы мондый тәҗрибәләрнең җитди нәтиҗәләре ашарга әзерләү, җыештыру, кибеткә бару һәм җәмәгать транспортында йөрү кебек көнкүреш күнекмәләрен өйрәнү һәм беркетүнең зур әһәмияте турында йомгак ясарга мөмкинлек бирде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу фонд эшчәнлегенең бердәнбер юнәлеше генә түгел, «БлагоДарение» халыкның иң аз якланган катламнарына: сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ятимнәргә, авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм өлкән буын кешеләренә ярдәм итү белән шөгыльләнә.
ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева сәламәлек ягыннан мөмкинлекләре чикле булган кешеләр үсеше өчен шартлар тудыруга фондның өлеш кертүен, шулай ук Социальная передышка» проекты кысаларында ата-аналарга ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте, аңа психологик һәм юридик ярдәм, төрле чаралар, тренинглар һәм ата-аналар өчен мастер-класслар керә.