Казан шәһәренең Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга мемориалга чәчәкләр кую һәм митинг үткәрелде

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Казан шәһәренең Җиңү паркында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 33 еллыгына багышлап, сугышчы-интернационалистларга мемориалга чәчәкләр кую һәм митинг булды.

Митингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Казан гарнизоны башлыгы, Кызыл Байрак югары танк училищесы башлыгы, генерал-майор Кирилл Кулаков, Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы, генерал-майор Валерий Миронченко, Татарстан Республикасы ветераннар берлеге рәисе генерал-майор Александр Бородин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Координация советы әгъзалары, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераннары, Казан һәм Татарстан иҗтимагый оешмалары вәкилләре, курсантлар һәм уку йортлары студентлары катнашты. Чарада шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының яшьләр эшләре һәм патриотик тәрбия буенча комиссия рәисе Рафаэль Шакирҗанов катнашты.

Чыгышлардан һәм бер минут тынлыктан соң ветераннар сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар. 

Хәрби кыр ашханәсе оештырылды һәм Казан шәһәре эстрадасы көче белән концерт куелды. 

Шундый ук тантаналы чаралар Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International