Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында социаль проектларның төп хаталары турында сөйләделәр

2022 елның 26 феврале, шимбә

Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты 22 февральдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Грантны ота алмасын өчен ничек эшләргә?» уникаль очрашу уздырдылар. Анда зарарлы советлар һәм социаль проектларны тормышка ашыруга грантлар алу ихтималын киметә торган төп хаталар белән уртаклаштылар.

Начар гаризаны ничек әзерләргә? Ни рәвешле бик күп хаталар ясарга? Грант алуга шансларны нульгә кадәр ничек киметергә? Бу һәм башка күп кенә нәрсәләрне катнашучылар 4 сәгать эшләү вакытында белделәр. Гадәти булмаган, кызыклы, файдалы очрашу булды! 

Чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт.

Конкурсларда җиңүләр һәм социаль проектларны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International