«Вектор» коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәк, Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге һәм Казан (Идел буе) федераль университеты 18 февральдә Кукмарада «Грантны отмас өчен ничек эшләргә?» дигән уникаль очрашу уздырдылар, анда зарарлы киңәшләр һәм социаль проектларны тормышка ашыруга грантлар алу ихтималын киметә торган төп хаталар белән уртаклаштылар.
Начар гаризаны ничек әзерләргә? Ни рәвешле бик күп хаталар ясарга? Грант алуга шансларны нульгә кадәр ничек киметергә? Бу һәм башка күп кенә нәрсәләрне катнашучылар 4 сәгать эшләү вакытында белделәр.
Гадәти булмаган, кызыклы, файдалы очрашу булды!
Чарада катнашкан һәркемгә рәхмәт.
Сезгә конкурсларда җиңүләр һәм социаль проектларны гамәлгә ашыруда уңышлар телибез.

