Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Бу бәйрәм һәрвакыт батырлык, фидакарьлек, намуслылык символы булачак. Без бу көнне кадерле яклаучыларны аерым хис белән котлыйбыз, чөнки сезнең халык, ил, республика, гаиләгез өчен армый-талмый башкарган хезмәтегез балаларның киләчәге өчен үсеш һәм ышаныч тәэмин итә, безнең өчен тынычлыкны саклый.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык изге эшләрегездә уңышлар телибез!