Президент грантлары фонды (президентскиегранты.рф) 15 мартка кадәр грантлар алу конкурсына гаризалар кабул итә. Ел әле башлана гына һәм алда күп конкурслар һәм грантлар көтә.
Инновацион үсеш һәм технологияләр трансферы үзәге, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты уникаль очрашу уздыра, анда «Грант отмас өчен, нишләргә» дигән зарарлы киңәшләр белән уртаклашачаклар.
Начар гаризаны ничек әзерләргә? Ничек бик күп хаталар ясарга? Грант алуга шансларны нульгә кадәр ничек киметергә? Бу һәм башка бик күп нәрсәләрне сез очрашуда белерсез. Сезнең проект ярдәм алмасын өчен, без барысын да эшләячәкбез!
Кемнәр өчен: дәүләтнеке булмаган коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре.
Кайчан: 2022 елның 22 феврале (15.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр)
Кайда: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7 (Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы).
Сылтама буенча алдан теркәлү кирәк.
Чара бушлай! Урыннар саны чикләнгән!
Чара Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә уза.