2022 елның 15 мартына кадәр «Музей 4.0» Владимир Потанинның хәйрия фонды конкурсына гаризалар кабул ителә.
Конкурс кысаларында музейның гадәти кысалардан чыгуын, бергәлек һәм партнерлар белән уртак иҗатын күздә тоткан проектлар хупланачак.
Конкурста катнашуга Россия дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган музейлар, коммерцияле булмаган оешмалар, һөнәри музей берләшмәләре һәм ассоциацияләр чакырыла.
Ярдәмне музей проектлары 12 айдан 24 айга кадәр дәвамлылыгы белән түбәндәге биш номинациядә алачак: «Технологияләр һәм инструментлар», «Музей+театр», «Катнашу культурасы», «Челтәрле партнерлык», «Яңа чакырулар».
Грантларның суммасы - номинациягә карап, 2 дән 5 млн. сумга кадәр. Конкурсның грант фонды - 50 млн. сум. Гаризалар 2022 елның 15 мартына кадәр (шул көнне кертеп) Фонд порталында электрон рәвештә генә кабул ителә.
Конкурста катнашу шартлары белән Фонд сайтында танышырга була (https://www.fondpotanin.ru/competitions/muzey-4-0/). Гариза бирүчеләргә ярдәмгә вебинарлар һәм воркшоплар сериясе үткәреләчәк.
Барлык яңалыкларны конкурс операторы битендә, шулай ук телеграм-каналда күзәтергә мөмкин.
«Музей 4.0» Владимир Потанинның хәйрия фонды конкурсының мәгълүмати кампаниясе графигы түбәндәге файлда.
«Музей 4.0» конкурсының мәгълүмати кампаниясе графигы