Гражданнарга Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын һәм «Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү системасын үстерү чаралары турында» 2010 елның 22 мартындагы ПУ-156 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү системасы эшләнде.

Татарстан Республикасы Конституция суды һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы арасында Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында килешү кысаларында 2022 елның 15 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында гражданнар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: Казан шәһәре, Батурин ур., 7А.

Гражданнарны Татарстан Республикасы Конституция судыннан - Татарстан Республикасы Конституция суды аппаратының фәнни-аналитика бүлеге башлыгы Илдар Фиркатович Садыйков, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасыннан - Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокукый мәсьәләләр һәм иҗтимагый экспертиза комиссиясе рәисе Королев Андрей Владимирович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы эксперты, Россия юристлары ассоциациясе Татарстан региональ бүлеге әгъзасы, хөкемдар вазыйфасына квалификация имтиханы кабул итү буенча Татарстан Республикасы Имтихан комиссиясе әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты каршындагы Эксперт советы рәисе Паймухин Валентин Борисович кабул итәчәк.

Алар гражданнарга телдән һәм язма формада хокукый консультация рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтәчәкләр, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен караячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International