1 мартка кадәр «Импульс добра» («Яхшылык импульсы») премиясенә гаризалар кабул ителә

2022 елның 10 феврале, пәнҗешәмбе

«Импульс добра» («Яхшылык импульсы») - Россиядә «Наше будущее» («Безнең киләчәк») Төбәк социаль программалары фонды тарафыннан гамәлгә куелган социаль эшмәкәрлекне үстерүгә һәм алга җибәрүгә өлеш керткән өчен ел саен бирелә торган Премия.

Премия кемнәр өчен: Премия социаль эшмәкәрләргә, иҗтимагый оешмалар вәкилләренә, дәүләт структуралары һәм профильле ведомстволар җитәкчеләренә, журналистларга, массакүләм мәгълүмат чараларына һәм Россиянең югары уку йортларына бирелә.

Гаризалар бирү срогы: 2022 елның 1 мартына кадәр премиянең акчалата эквиваленты бар.

Номинацияләр:

1. Россиянең иң яхшы социаль эшмәкәре (физик зат яки юридик зат/ Индивидуаль эшмәкәр)

2. Ел ачышы (физик яисә юридик зат/ Индивидуаль эшмәкәр)

3. Социаль эшмәкәрлек өчен иң яхшы регион (Россия Федерациясе субъекты)

4. «Социаль эшмәкәрлек амбассадоры»: «Инфлюенсер» подноминациясе (физик зат - социаль эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, эксперт, фикер лидеры, блогер яки социаль эшмәкәрлек темасын актив яктыртучы, социаль әһәмиятле контент тудыручы башка зат)

5. «Социаль эшмәкәрлек амбассадоры: «Компания-лидер» (юридик зат)

6. «Социаль эшмәкәрлек амбассадоры»: «Массакүләм мәгълүмат чарасы» подноминациясе

7. «Социаль эшмәкәрлек амбассадоры»: «Дәүләт хакимияте вәкиле»подноминациясе (дәүләт/муниципаль бюджет оешмасы яисә физик зат - дәүләт хезмәткәре).

8. «Социаль эшмәкәрлек амбассадоры»: «Мәгариф» подноминациясе (юридик зат - мәгариф өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыра торган оешма).

Гариза бирергә һәм өстәмә мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча алырга мөмкин: http://impulsdobra.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International