«Татнефть» хәйрия фонды «Энергия добра» («Яхшылык энергиясе») VII социаль инициативалар конкурсына гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте. Социаль инициативалар конкурсы халыкны актуаль социаль проблемаларны һәм җәмгыять алдында торган бурычларны хәл итүгә актив җәлеп итү коралы булып тора. Конкурсның 6 ел эшләве дәверендә 585 проект 473,4 млн сумлык ярдәм алды.
Гаризалар бирү вакыты: 2022 елның 9 марты сәгать 17:00 кадәр
Грантларның күләме: физик затлар өчен - 750 000 сум, коммерцияле булмаган оешмалар өчен өчен - 3 млн сум.
Кемнәр өчен: балигълык яшенә җиткән физик затлар, коммерцияле булмаган оешмалар («Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында картинг-клубларны үстерү» юнәлешеннән тыш).
Конкурс 9 номинация буенча уздырыла:
1. Халыкның зәгыйфь катламнарын яклау
2. Гаилә, әти - әни булу һәм балачак
3. Сәламәт яшәү рәвеше һәм туризм
4. Фән, белем бирү һәм мәгариф
5. Мәдәният һәм сәнгать
6. Тарихи мирасны саклау
7. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау
8. Яшьләр проектлары
9. Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында картинг-клублар үсеше
Конкурс документлары белән танышырга һәм конкурска гаризаларны түбәндәге сылтама буенча бирергә була: http://bf-tatneft.ru/fond/?3program&link=lnkGrant5#lnkEnergy
Исегезгә төшерәбез, гаризаларны эксперт бәяләве мәсьәләләре буенча Сез Коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итүнең Ресурс үзәгенә : (843) 233-74-09, e-mail ciss.rt@mail.ru яисә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының Ресурс үзәкләренә мөрәҗәгать итә аласыз.