26 гыйнварда Татарстан Республикасы Ветераннар берлегендә балалар һәм яшьләр белән эшне активлаштыру һәм чыгыш ясау методикасын өйрәтү буенча «Эстафета поколений» («Буыннар эстафетасы») бөтенроссия проекты кысаларында ветераннар-остазлар, лектор төркемнәре әгъзалары, «Боевая Слава» («Хәрби Дан») һәм«Боевые Подруги» ( «Хәрби Дус кызлар») хәрби патриотик клублары белән семинар узды.
Әлеге чараның модераторы Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе урынбасары, «Эстафета поколений» («Буыннар эстафетасы») проекты координаторы Поляков А.Д.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге рәисе генерал-майор Бородин А.И., Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстан Республикасының халык артисткасы Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы Хаматова Э.М., Казан шәһәренең ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе, Казан милли тикшеренү технология университеты укытучысы Стрекалова Г.Р., Татарстан Республикасы Армиясенә, авиация һәм Флотка (ДОСААФ) ярдәм итү буенча ирекле җәмгыяте патриотик эш бүлегенең әйдәп баручы белгече Касаткин А.С., Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге китапханәсе мөдире Жучкова Т.П.
Семинарда катнашучылар өчен ораторлык сәнгате, формалар һәм методлар, балалар һәм яшьләр алдында чыгыш ясау ысуллары турында лекцияләр укылды, методик материаллар әзерләнде һәм таратылды.
Семинарны тәмамлап, Поляков А.Д. катнашучыларны белемнәрен даими тулыландырырга һәм киңәйтергә, үзенең ораторлык осталыгын камилләштерергә чакырды, семинарда катнашучыларның активлыгын, тәҗрибә алмашу теләген, бу фикер алыша торган мәсьәләләрнең мөһимлеген аңлауның яхшы күрсәткече булып торуын билгеләп үтте.