«Социаль өлкә хезмәтләре сыйфатының актуаль мәсьәләләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

2022 елның 15 мартында Россия Федерациясендә «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Законны кабул итүнең 30 еллыгына багышланган «Социаль өлкә хезмәтләре сыйфатының актуаль мәсьәләләре» I нче Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференциянең максаты: социаль өлкә хезмәтләре сыйфаты проблемалары буенча тәҗрибә алмашу, фикер алышу, гомумиләштерү, үсешнең, идарә итүнең яңа формаларын эзләү, теоретиклар һәм практикларның үзара хезмәттәшлеге.

Кемнәр өчен:

  • Россия һәм чит ил галимнәре һәм социаль өлкәдә, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләүдә эшләүче белгечләр;
  • Дәүләт һәм муниципаль органнар, социаль хезмәт күрсәтү, мәдәният, спорт, мәгариф, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, яшьләр белән эшли торган һәм коммерцияле булмаган оешмалар, эшмәкәрлек, фәнни-тикшеренү, мәгълүмат үзәкләре белгечләре;
  • Студентлар, аспирантлар һәм социаль өлкә хезмәтләре сыйфаты проблемаларын өйрәнү белән шөгыльләнүче башка затлар.

Конференция программасы кысаларында түбәндәге секцияләрне үткәрү күздә тотыла:

  • Социаль өлкә хезмәт күрсәтүләрен дәүләтнеке булмаган тәэмин итүчеләр: дәүләт сәясәте, үсеш векторлары һәм региональ практикалар;
  • Социаль өлкә хезмәтләре сыйфатын өйрәнүнең теоретик-методологик нигезләре;
  • Фәндә һәм гамәлдә социаль даирә хезмәтләре сыйфатына якын килү;
  • Социаль өлкә хезмәтләрен стандартлаштыру проблемалары;
  • Социаль өлкә хезмәтләре сыйфатын бәяләү методологиясе;
  • Социаль өлкә оешмаларында хезмәт күрсәтүләрнең торышы, аны планлаштыру, оештыру һәм сыйфаты белән идарә итү үзенчәлекләре;
  • Социаль өлкә өчен кадрлар әзерләүнең сыйфаты.

Катнашуга гаризалар бирү вакыты: 2022 елның 28 февраленә кадәр

Конференциянең барлык материаллары Социаль хезмәтләр сыйфаты челтәрле басмасында https://kachestvo.press/ бастырылачак һәм e-library да урнаштырылачак.

Оештыру комитеты тарафыннан гомуми күләме 50 биттән артмаган, аеруча актуаль докладлар сайлап алыначак, һәм РИА Стандарт һәм сыйфат басмасында (Россия фәнни цитаталау индексына керә) https://ria-stk.ru/ урнаштырылачак.

Кабул ителгән материалларны бастыру бушлай.

Конференциядә катнашуга гариза һәм фәнни эшләр тезислары түбәндәге форма аша https://oknokachestvo.ru/konfierientsiia_2022 сайтында яисә электрон почта адресына info@oknokachestvo.ru кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International