Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге Бөек Ватан сугышы ветераны, зенитчы Терехова Сусанна Ивановнаны 98 яшь тулуы белән котлады.
Ветеранны котларга Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге социаль-хокукый эш секторы хезмәткәрләре Осипова Людмила һәм «Боевые подруги» («Хәрби дус кызлар») патриотик клубы җитәкчесе Платова Татьяна килделәр. Алар Сусанна Ивановнаны туган көне белән котладылар, чәчәкләр, торт, кәнфитләр бүләк иттеләр һәм Татарстан Республикасы Ветераннары берлеге рәисе А.И.Бородинның котлавын һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Сусанна Ивановна Татарстан ветераннары берлеге активистларына игътибарлы булулары өчен рәхмәт белдерде.

