«Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте балалар иҗаты конкурсына йомгак ясады

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

«Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте 2021 елгы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында балалар иҗаты конкурсына йомгак ясады. Чарада ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән комиссиясе әгъзасы Роза Богоудинова катнашты.

2021 ел башында Хәрәкәт тарафыннан «Без - төрле, әмма без - бердәм» балалар иҗаты фестиваленә старт бирелде. Шигырьләр бәйгесендә 818, рәсемнәр конкурсында 166 бала катнашты, яшь композиторлар 7 инструменталь һәм вокаль әсәр тәкъдим иттеләр.

Лауреатлар һәм дипломантларның эшләре «Без - төрле, әмма без - бердәм» дигән китап рәвешендә басылып чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International