«МИН БУЛДЫРАМ» Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүнең коммерцияле булмаган автоном оешмасы «Балаларда көч» хәйрия фонды өчен укыту чаралары уздырды

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

27 гыйнварда Баулы шәһәреннән «МИН БУЛДЫРАМ» Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүнең коммерцияле булмаган автоном оешмасы Ильясовның авторлык тренажёрларында Казандагы хезмәттәшләре өчен «Балаларда көч» хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә дәресләр уздырдылар.

Моннан бер ай элек 2021елның декабрендә «МИН БУЛДЫРАМ» Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүнең коммерцияле булмаган автоном оешмасы  4 авторлык тренажёрын Казан шәһәре балаларын тернәкләндерү өчен түләүсез файдалануга тапшырган.

«МИН БУЛДЫРАМ» үзәге Татарстан буенча эш тәҗрибәсен киңәйтә, тәҗрибә һәм хезмәттәшлекне үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International