26 гыйнварда «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә «Мамина сила» («Әни көче») проекты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының грант проекты кысаларында беренче дәрес булды. Оештыручы - «Под крылом семьи» («Гаилә канаты астында») Татарстан Республикасы Региональ иҗтимагый оешмасы.
«Мамина сила» («Әни көче») - үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм күрсәтүне оештыруга юнәлтелгән комплекслы гамәли проект.
Проект белгечләре хатын-кызлар һәм балалар белән киеренкелекне киметүгә, дәвалау физкультурасына һәм үзмассажга, сәламәт туклануга юнәлтелгән төркем дәресләре үткәрде.
Проектның азагында гаиләләр «Минем үзенчәлекле бәхетем» фестивалендә катнашачак. Фестивальдә Казаннан һәм Яшел Үзәннән 10 гаилә катнашачак, алар гаиләләре турында видео прзентация тәкъдир итәчәкләр. Катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы май аенда Татарстан халыклары дуслыгы йортының концерт залында узачак.
Проект дәвамында балалар тернәкләндерү үзәкләре өчен махсуслаштырылган «Минем үзенчәлекле бәхетем» газетасы чыгарылачак, анда фестивальдә катнашучы гаиләләрнең тормыш тарихы, психологтан файдалы мәкаләләр, балалар тернәкләндерү өлкәсендә яңалыклар, тәрбияләнүчеләрнең иҗаты, балаларның интеллектуаль активлыгын тәэмин итү биремнәре урнаштырылачак. Проект нәтиҗәләре буенча проект турында видеофильм әзерләнәчәк.
