Киберпространство: гаджет һәм интернет кулланганда үзеңне һәм балаларыңны ничек сакларга

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясендә республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов игътибарны балаларга цифрлы белем бирү кирәклегенә юнәлтте. «Касперский лабораториясе» тикшеренүләре буенча, башлангыч мәктәптә смартфон балаларның 93%да бар һәм сораштырылганнарның чирегеннән артыгы гаджетларда бөтен буш вакытын уздыра. Әлбәттә, замана кешесен смартфоннардан һәм башка техникадан башка күз алдына да китереп булмый, әмма без куркынычсызлык мәсьәләләренә җитәрлек игътибар бирәбезме һәм балаларыбызны цифрлы грамоталылыкка өйрәтәбезме? Бу сорауларны Фейсбук битендә МТС директоры Марат Шакиров күтәрде һәм гаджет һәм интернетны куллануның база кагыйдәләре турында искә төшерде.

 

«Касперский лабораториясе» мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге замана балаларының цифрлы гадәтләрен анализлады. Аларның яртысыннан артыгы көненә 1 дән 4 сәгатькә кадәр, чиректән артыгы - бөтен буш вакытын  гаджетларда үткәрә. Балалар еш кына интернетны уеннар уйнау, видео карау, дуслар белән аралашу һәм дәресләргә әзерлек өчен куллана. Яшүсмерләрдә иң кирәкле гаджет булып смартфон кала бирә.

Өлкәннәр һәм балалар социаль челтәрләрдә урнаштырган контент буенча статистика шиксез күренә. Сораштырылган балаларның яртысы үзенең чын яшен күрсәтә һәм шәхси фотосурәтләре белән бүлешә. Өчтән бере үз мәктәбенең номерын яза, 15%ы фатир обстановкасында төшерелгән фото куя, шуның кадәр үк диярлек туганнарының исемнәрен бастыра, 10%ы мобиль номерын күрсәтә, 9%ы геолокация белән бүлешә.

«Чыннан да, күпләр өчен интернет - тормышның бер өлеше. Безнең балалар укырга өйрәнгәнче үк смартфоннардан файдалана башлый. Интернет безгә китапханәләрне һәм карталарны мәгълүмат чыганагы буларак алыштырды, без онлайн түлибез һәм сатып алабыз, фильмнар карыйбыз, белем алабыз һәм китаплар укыйбыз, яңа ачышлар, мавыгулар белән уртаклашабыз. Шулай итеп, гаджетлар һәм интернет - ул куркыныч вакыт уздыру чыганагы гына түгел, ә аралашу, үсеш өчен уникаль инструментлар да», - дип уртаклаша эксперт һәм цифрлы куркынычсызлыкның база кагыйдәләрен искәртә.

1. Ышаныч - иң яхшы яклау.

Балаларга, бигрәк тә үсмерләргә олыларга мөрәҗәгать итү бик авыр: алар «цифрлы дөньяда» бәйсезлекләрен саклап калырга омтылалар, җәза алырга куркалар. Югары онлайн-активлык һәм үз көчләренә артык ышану - челтәрдә күпчелек өлеше әлегә нәтиҗәле техник чишелешләргә ия булмаган проблемалар белән бәрелешүнең төп сәбәбе. Интернетны демонизацияләүдән качыгыз. Белмәүдән килеп чыккан курку цифрлы изоляциягә илтә, бу баланы укыту һәм үстерү өчен уникаль мөмкинлекләрдән мәхрүм итә. Ышану хөрмәт һәм кабул итүдән башлана, кисәтүләрдән һәм гаепләүдән баш тартыгыз. Сабыр булырга кирәк, бигрәк тә инде бала яшүсмер булып, башка мөнәсәбәтләргә күнеккән булса.

Челтәрдәге тормышка кызыксыну белдереп, үз компетентлыгыбызны күрсәтеп, авыр ситуацияләрдә уңышларын хуплап һәм ярдәм итеп, без интернетны мөһим сөйләшү башлап җибәрер өчен сылтау буларак файдаланып, бала белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырабыз.

2. Гаилә кагыйдәләре.

Бергәләп «ирекле зоналар» һәм смартфоннар куллану вакытын билгеләгез. Мәсәлән, «кунак бүлмәсендә бергә 30 минут уйныйбыз». эзлекле булыгыз һәм бу кагыйдәләрне үзегез бозмагыз. Сабый бала үрнәк алырга теләгән олы кеше булыгыз.

3. Интернет һәм нәниләр.

Кече яшьтә интернет белән әти-әниләр барында гына файдалану яхшырак. Балалар өлкәннәр белән мәгълүмат урнаштырганда, уеннар саклаганда, программалар, музыка яки файллар кертү алдыннан киңәшләшергә тиеш.

4. Вируслар һәм антивируслар.

Шикле файлларны ачмагыз һәм сакламагыз. Аңлаешсыз хәбәрләргә җавап бирмәгез. Шикләнәсез икән - Х ка басыгыз һәм битне ябыгыз. Вируслар мәгълүматны күчерә, зарарлый яки юк итә ала. Саклау программаларын, лицензион программаларны кулланыгыз һәм аларны даими яңартып торыгыз.

5. Конфиденциальлек.

Логиннарны, парольләрне, банк карталары белешмәләрен, паспортларны, туу турында таныклыкларны, шәхси фотосурәтләрне, документларның фотоларын, электрон һәм йорт адресларын, контактларны һ.б. күрсәтмәгез. Балалар ата-аналары рөхсәтеннән башка үз фотоларын җибәрмәскә тиеш. Таныш булмаган кешеләргә гаилә, проблемалар, финанс хәле турында сөйләргә ярамый.

6. Сайтларда теркәлү.

Шәхси мәгълүматсыз псевдоним уйлап табыгыз. Берничә электрон почта адреслары төзегез. Шәхси электрон почтагыз сез белгән кешеләрдән генә хатлар алышу өчен булсын.  «Ачык» электрон почта - форумнарда һәм чатларда теркәлү, почта юлламасына язылу һәм башка интернет-хезмәтләр өчен булсын.

7. Парольләр.

Һәрвакыт индивидуаль һәм катлаулы парольләр кулланыгыз, даими рәвештә үзгәртегез һәм беркемгә дә хәбәр итмәгез. Парольдә цифрлар, юл һәм баш хәрефләре, шулай ук махсус символлар кушылмасы, фамилия, туган еллар һәм башка аерым ачык элементлар булырга тиеш.

Интернет-танышлар куркыныч булырга мөмкин. Әгәр дә онлайн-таныш кеше очрашу билгели икән, ул кеше күп булган урында узарга тиеш һәм ата-аналар белән бергә булса, яхшырак. Яшьтәш яки әйбәт дус битлеге астында  җинаять ниятләре булган өлкән кеше яшеренергә мөмкин.

8. Караклык.

Ата-аналар балаларның интернет челтәрендә онлайн-түләүләргә бәйле барлык гамәлләрен белеп торырга тиеш. Алар хаталы түләүне тиз гамәлдән чыгара яки караклык очрагында полициягә мөрәҗәгать итә алачак. Өлкәннәрне кисәтмичә лотерея, тестларга смс җибәрергә ярамый.

9. Троллинг һәм буллинг.

Тролльләрне ашатырга кирәкми! Әгәр дә кемнеңдер котыртуын, мыскыллавын сизсәгез, бәхәсләшү һәм нидер  аңлату -  файдасыз. Трольләр өчен иң зур җәза - реакция булмау. Ләкин һөҗүм итә башласалар,  фото, видео яки шәхси мәгълүматлар таләп итсәләр, моны башкаларны эшләргә өндәсәләр, фотоны бозып, нәрсә белән булса да, шантажлый башласалар - бу инде зарарсыз шаяртулар түгел, ә буллинг. Бу хакта олыларга әйтергә кирәк.

«Үзеңә һәм балаларга интернетта куркынычсызлык кагыйдәләре турында даими искә төшереп торырга кирәк. Киберсәяхәт алдыннан балаларга яшенә карап, тәфсилле инструктаж үткәрергә кирәк», - дип өсти Марат Шакиров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International