2022 елның 13 гыйнварында Бөек Ватан сугышында катнашучы Василий Иванович Линьковка 100 яшь тулды.
Ветеранны котларга "Татарстан Республикасы ветераннар берлеге" ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы рәисе генерал-майор Бородин Александр Ильич килде.
Очрашуда «КРАСКИ ПОБЕДЫ» грант проекты җитәкчесе Екатерина Манько катнашты.
Юбилярга бүләк, "Татарстан Республикасы ветераннар берлеге"ннән сәламләү хаты тапшырылды. Екатерина Манько Василий Ивановичның Казан шәһәре яшь рәссамнары тарафыннан ясалган портретын бүләк итте.
Бик җылы әңгәмә булды, аның барышында Василий Иванович 1941 елның августында армиягә чакырылуы һәм Молотовтагы Хәрби-диңгез авиация-техник училищесына укырга җибәрелүе турында сөйләде. Аны тәмамланганнан соң 1942 елда Тын океан флотының хәрби-һава көчләре карамагына эләгә. Анда 7 нче авиадивизиянең разведка отрядында зур биеклектән самолеттан төшерелгән, маскировкаланган хәрби объектларны билгеләү буенча өлкән дешифровкалаучы булып хезмәт иткән. Соңыннан бу объектларга хәрби һөҗүмнәр ясалган.
1945 елда Василий Иванович Япония белән сугышта катнашкан. Һава разведкаларында катнашып, бомба һөҗүмнәре өчен хәрби объектларны билгеләгән. 1947 елда Хиросима һәм Нагасаки шәһәрләренә атом бомбасы һөҗүменнән соң, В. Линьков самолеттан төшерелгән сурәтләр буенча шәһәрләрнең җимерелү дәрәҗәсен билгеләүдә катнашкан. Ветеранның бик күп бүләкләре бар.
Василий Ивановичның дөньяви белгечлеге - геолог. Ул озак вакыт «Татнефтьразведка» трестының геологик-эзләү партиясе башлыгы булып эшләгән. Аның җитәкчелегендә Казан, Лениногорск, Әлмәт, Яр Чаллы, Алабуга өчен 40 тан артык нефть структурасы һәм төзелеш материаллары табылган.
Василий Иванович хатыны белән ветераннар хәрәкәте активистлары, поэзияне бик яраталар, еш кына ветераннар һәм яшьләр белән очрашулар, кичәләрдә чыгыш ясыйлар, шигырьләр җыентыгы да чыгарганнар.
Берничә шигырьләр җыентыгы Татарстан Республикасы Ветераннар комитетына тапшырылды. Очрашу ахырында Александр Ильич һәм Екатерина Манько тагын бер тапкыр Василий Ивановичка һәм тормыш иптәшенә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.