Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев туган көнен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов урнаштырган котлавында болай дип билгеләп үтте:
«Гражданлык җәмгыятенең барлык институтларының конструктив диалогын җайга салып, Сез милләтара һәм динара тынычлыкны, гражданнар татулыгын тәэмин иттегез, бу Татарстанның конкурентлы өстенлеге, аның җәлеп итүчәнлегенең нигезе булды.
Милләтара мөнәсәбәтләр һәм мәдәниятара диалог мәсьәләләре буенча дөньяда танылган эксперт буларак, Сез Россия һәм республиканың ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлегенә нигез салдыгыз. Сезнең ярдәм белән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә Казан Кремле, Болгарның тарихи-архитектура һәм археологик комплекслары, Зөя утрау-шәһәрчегенең православие изге урыннары кертелде.
Сезнең инициатива һәм ил Президенты Владимир Владимирович Путин ярдәме белән Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу буенча уникаль проектлар гамәлгә ашырылды. Бу бөтен Россия масштабында рухи һәм тарихи гаделлекне торгызуның якты символлары.
Сезнең тарафтан булдырылган «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплекслары системасы - уникаль. Нәкъ менә шушы проектта Сезнең әти-әнидән күчкән сыйфатларыгыз: халкыгызның мәдәниятенә һәм теленә сакчыл мөнәсәбәт, шулай ук башка халыкларның мәдәниятен хөрмәт итү чагылыш тапты».
Минтимер Шәймиев адресына яңгыраган котлауларга шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы I, II, III чакырылыш рәисе Илгиз Хәйруллин, ТР Иҗтимагый палатасы IV, V чакырылыш рәисе Анатолий Фомин, ТР Иҗтимагый палатасы VI чакырылыш рәисе Зилә Вәлиева кушылды:
Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республика җәмәгатьчеләре исеменнән Сезне 85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сезнең тормыш юлыгыз туган Татарстаныгыз белән аерылгысыз бәйләнгән. Сезнең Татарстан һәм Татарстан халкы үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезнең җитәкчелектә республиканың динамик үсеше, татарстанлыларның һәм Татарстанның уңайлы тормышы өчен гаять мөһим демократик, социаль-икътисадый үзгәрешләр булды, Татарстан бөтен дөнья татарлары өчен рухи ватанга әверелде.
Һәм бүген дә сезнең бай тормыш тәҗрибәсенә тарихи, мәдәни традицияләрне, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау һәм торгызу кебек мөһим эштә ихтыяҗ зур. Бу эштә кешеләр турында кайгыртуыгыз һәм Татарстанны, Россия Федерациясен ихлас яратуыгыз сизелә.
Сезнең тормышыгыз - ихлас ниятләрнең, инициативаның һәм хезмәт сөючәнлекнең кешегә уңыш һәм лаеклы хөрмәт китерүенә ачык мисал.
Бу көнне Сезнең адреска яңгыраган сүзләргә кушылып, Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм игелек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе телибез!