ТР ИКК әгъзалары Сатдинов Илнур һәм Зарипов Альберт гражданинның мөрәҗәгатен карадылар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Гражданнарның хокукларын сыйфатлы яклау шартларының берсе булып гражданнар мөрәҗәгатьләрен вакытында карау тора.Татарстан Республикасы Иҗтимагый күзәтү комиссиясенә ТИЗО - 4 ФКУнда сак астында булган, тикшерү вакытында кулга алынган С.ның тормыш иптәше тарафыннан иренең сәламәтлеге начараю сәбәпле аңа ашыгыч дәвалану күрсәтүне сорап җибәрелгән мәрәҗәгатеннән соң, С.ны тиз арада хөкем ителгәннәр хастаханәсенә күчерү турында карар кабул ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы ҖҮФХИ һәм Россия ҖҮФХ 16 нчы номерлы МСЧ ФКССУ кабул иткән үз вакытында күрелгән чаралар хөкем ителүчеләрне тиешенчә дәвалауны һәм карауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. ТР ИКК әгъзалары Илнур Сатдинов һәм Альберт Зарипов хөкем ителүче янына барып, медицина персоналы белән әңгәмә кордылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International