ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары балалар йортында тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Казанның Идел Буе районының шефлыкка алынган балалар йортында булдылар.

Башта балалар йортында тәрбияләнүчеләр Яңа ел концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Балалар  җырладылар, Яңа ел сәхнәсен күрсәттеләр, биеделәр. ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин, Мәгариф һәм фән буенча Комиссия рәисе Асия Тимирясова, ТР Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе урынбасары Римма Гыйльмеева, ТР Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Фәрит Сафин, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары Илья Сурков, Фәнил Габдрахманов, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Фәнис Хөсәенов һәм ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе рәисе урынбасары Илнур Сатдинов балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар.

Ихлас теләкләрдән соң, палата әгъзалары балаларга бүләкләр тапшырдылар. Алар шулай ук коллективны һәм балалар йорты җитәкчелеген дә котладылар һәм аларның бик мөһим һәм җаваплы эшләрендә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International