ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Анастасия Исаева Яшел Үзән музыкаль театрының премьера спектаклен ачты.
«Татарстан Республикасында мәдәни тормыш вакыйгаларга бай. Безнең тамашачыны һәрвакыт яңалыклар белән сөендерәләр, шул исәптән театр сәхнәсенеке белән дә. Мәдәният, театр һәм хәйриячелекнең бергә баруын һәм проектлар тудыруын күрү - күңелле. Бу яңа ел алдыннан аеруча мөһим. Барлык балалар да могҗизалар һәм бәйрәм көтә», - дип билгеләде Анастасия Исаева һәм театрның картинасын яңа театр сезонында талисман сыйфатында тәкъдим итте.
1912 елда Бернард Шоу үзенең иң танылган һәм популяр пьесаларының берсен язган. Шуннан бирле ул күп тапкырлар төрле сәхнәләргә куелды.
Хәзер Яшел Үзән тамашачысы да, Яшел Үзән музыкаль театры артистлары башкаруындагы «Галатея» мюзиклын карап, атаклы сюжетка кагыла алды.
Күп буыннар яраткан төп героиняның ариясе ярдәмендә танылган музыкаль комедия яңа авазлар белән уйный башлады.
Премьера башланыр алдыннан холлда интернат һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең гамәли иҗади эшләнмәләрен сату күргәзмәсе узды.
Анастасия Исаева оешмаларны хуплады һәм яңа ел эшләнмәләре сатып алды.
.jpeg)
.jpeg)
