Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның Иҗтимагый палата әгъзалары һәм экспертлары катнашында узган киңәйтелгән утырышында 2022 елга Министрлык өчен максатлар һәм бурычлар исемлеге расланды. Моңа кадәр җитди эш алып барылды. Октябрь-ноябрь айларында Иҗтимагый палата стратегик сессияләр оештырды, алар барышында абруйлы экспертлар тәкъдимнәре буенча мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә төп юнәлешләр исемлеге төзелде. Ай дәвамында Татарстанда яшәүче һәр кеше әлеге исемлекнең һәр пункты өчен тавыш бирү, шулай ук үз тәкъдимнәрен кертү мөмкинлегенә ия булды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Иҗтимагый палатаның мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе Асия Тимирясова ассызыклап үткәнчә, гражданнарның Мәгариф министрлыгы өчен максатларны һәм бурычларны халык алдында формалаштыру проектына кызыксынуы елдан-ел арта бара.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елга өстенлекләренең йомгаклау исемлегенә мәгариф өлкәсендә инклюзив мәдәниятне алга таба үстерү өчен норматив база формалаштыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында психологик көч куллануга һәм криминаль субкультураларның йогынтысына каршы тору, педагогларның квалификациясен камилләштерү, балаларның өстәмә белем һәм мәктәп ялына кызыксынуын арттыруга, һөнәри белем бирүнең ресурс үзәкләрен булдыруга бәйле максатлар һәм бурычлар кертелде. Башкарылуның конкрет индикаторларын күрсәтеп, тулы исемлек Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында бастырылачак. 2022 ел дәвамында Иҗтимагый палата әгъзалары ачык формалашкан максатлар һәм бурычларның үтәлешен тикшереп торачак.