«Игелекле эшләр көне» һәм TOPGUN Н.А. Галләмов исемендәге мәктәп укучылары өчен чәчтарашханә сәнгате буенча мастер-класс оештырдылар

2021 елның 17 декабре, җомга

Чара «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының «Һөнәр белән танышу» проекты кысаларында узды. Мәктәп үзе дә шундый ук проектны тормышка ашыра-махсус җиһазландырылган кабинетларда тәрбияләнүчеләр столярлык осталыгына, аш-су, тегү, чигү осталыгына өйрәнә. Шулай ук мәктәптә чәчтараш кабинеты да бар.

Монда чәчтараш сәнгате буенча мастер класс оештыру идеясен мастер Артур Асанов тәкъдим иткән. Аны гамәлгә куючы һәм барбершоп хуҗасы Никита Искоренко һәм хезмәттәшләре – Сергей Багурин, Батыр Дурдыев һәм Шәриф Мөхәммәдов хуплады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International