Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә республика конкурсы

2021 елның 17 декабре, җомга

2021 елның 15 декабреннән 2022 елның 15 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр,предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы үткәрелә.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кабул иткән карар буенча аны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе белән берлектә уздыра.

14 декабрьдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Советы Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы турындагы нигезләмәне раслады.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, министрлыклар һәм ведомстволар тәкъдиме белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева җитәкләгән эшче төркем формалаштырылды.

Материалларны бирү срогы - 2022 елның 18 гыйнварына кадәр.

Тулырак мәгълүматны сез конкурс турында Нигезләмдән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында белә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International