Татарстан һәм Краснодар крае иҗтимагый палаталары хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Тәҗрибә уртаклашуга юнәлтелгән уртак чаралар кысаларында 2021 елның 13 декабрендә Казанда Татарстан Республикасы һәм Краснодар крае иҗтимагый палаталары арасында үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Краснодар крае Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Артур Колесников кул куйды.

Килешүнең төп пунктлары - коммерцияле булмаган секторны үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга, социаль эшкуарлыкка ярдәм итү практикасы һәм региональ иҗтимагый палаталар эшчәнлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International