Икенче ел «Игелекле эшләр көне» фонды стеналарында Казанның алыштыручы гаиләләрен берләштерүче «Туган йөрәкләр» тәрбиягә бала алган ата-аналар клубы актив эшли. Проектның максаты - тәрбиягә бала алган гаиләләргә һәм мондый җаваплы адымга әзерләнүче ата-аналарга ярдәм итү, шәхси тәҗрибә уртаклашу һәм төрле юнәлешләр буенча экспертларны җәлеп итеп, актуаль мәсьәләләрне өйрәнү.
Еш кына нәкъ менә шушы гаиләләр төрле авырлыклар белән очраша, ә «тигезгә-тигез» форматындагы аралашу – ул куәтле ресурс һәм әниләр һәм әтиләр өчен кирәкле ярдәм. Ата-аналар танышалар, аралашалар, тәҗрибә уртаклашалар, мөмкинлекләре белән уртаклашалар, бергәләп мәсьәләләрне хәл итү юлларын эзлиләр.
Клубның якындагы очрашуы шимбә көнне, 18 декабрьдә, Калинин ур., 3 адресы буенча 10.45 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр узачак. Анда тәрбиягә бала алган ата-аналар, опекуннар, уллыкка алучылар яки җыенучылар катнаша ала. Очрашуда катнашу бушлай, 236-65-51 телефоны буенча язылырга кирәк. Исегезгә төшерәбез, фондта булганда битлекләрне куллану зарур.
.jpg)
