17 декабрьдә «Иглекле эшләр көне» һәм Александр Казаков столяр сәнгате буенча мастер-класска чакыралар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды Мәскәүнең «Абилимпикс» милли чемпионаты финалисты Александр Казаков белән берлектә столяр сәнгате буенча мастер-класс оештыра.

Александр кулындагы агач эшләнмәләр шедеврларга әверелә, ул барлык агач токымнары - юкә, усак, нарат, чыршы, каен һәм хәтта алмагач белән диярлек эшли. Башлангыч белемнәрне мастер үзе агачка уеп бизәк төшерү түгәрәгендә алган, аннары столяр-мебель җыючыга укыган, ә хәзер аның үз столяр остаханәсе.

Александр Казаков материал белән эшләүнең үзенчәлекләре турында сөйләячәк, катнашучылар белән бергә алар яңа ел бизәкләре, чыршы яки агачтан ясалган уенчык ясаячаклар.

  • Үткәрү вакыты һәм урыны: 17 декабрь 15.00-16.30; «Игелекле эшләр көне» фонды остаханәсе, Калинин ур., 3;
  • Кем өчен: 10 яшьтән олырак балалар өчен;
  • Катнашу шартлары: 236-65-61 телефоны буенча алдан язылу мәҗбүри.
  • Урыннар саны чикләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International