13 декабрьдә "Иҗади проектны тормышка ашыру өчен Президент грантын алырга мөмкин!" семинары узачак

2021 елның 11 декабре, шимбә

2021 елның 13 декабрендә Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссиясе Президентның Мәдәни инициативалар фонды белән берлектә "Иҗади проектны тормышка ашыру өчен Президент грантын алырга мөмкин!" семинары узачак.

Көн тәртибендә - 2021 елның беренче грант конкурсының нәтиҗәләре, гариза бирү кампаниясендә Россия Федерациясе регионнарының активлык рейтингы, 2022 елгы конкурсны үткәрү үзенчәлекләре һәм сроклары, эксперт бәяләве критерийлары, шулай ук җиңүчеләр өчен хисап .

Чара видеоконференция форматында 10:00дән 12:30га кадәр узачак. Чараны онлайн режимда карау өчен сылтама: https://youtu.be/0_lFmKJXgKc 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International