8 декабрьдә Владимир Путин «Сириус» фән һәм сәнгать паркында (Сочи шәһәре) яшь галимнәр конгрессында катнашучылар белән очрашты. Чара Россиядә фән һәм технологияләр елы тәмамлануга багышланган.
Бу очрашуга Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, техник фәннәр кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты доценты Юлия Кареева да чакырылган иде.
Ул президентка яшь галимнәрне торак белән тәэмин итү турында сорау бирә алды. Юлия Кареева торак белән тәэмин итү буенча бер генә программада да яшь галимнең казанышлары исәпкә алынмый, дип ассызыклады һәм мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы оешмаларга торак сертификатлары буенча программаны киңәйтү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.


Фото (с) http://kremlin.ru/events/president/news/67322/photos