7 декабрьдә Әгерҗе районының Иҗтимагый советы инициативасы белән районда сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл булды.
Чарада ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Винниченко, ТР Иҗтимагый палатасының сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссиясе әгъзасы Тимур Бикмуллин, Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев һәм башка җитәкчеләр катнашты.
Чара барышында күтәрелгән иң кискен мәсьәләләрнең берсе-районда кадрларга кытлык һәм авыл җирлегендә торак белән тәэмин итү.
Түгәрәк өстәл барышында шулай ук гражданнарның льготалы категорияләрен дарулар белән тәэмин итү, агымдагы елның 11 аенда район үзәк хастаханәсендә дәүләт гарантияләре программаларын үтәү һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Күтәрелгән мәсьәләләрне хәл итүне контрольдә тоту өчен ярты елдан соң шундый ук түгәрәк өстәл оештырылачак.
.jpeg)
