6 декабрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең актлар залында XII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
Тантана барышында мәртәбәле кунаклар - ТР Иҗтимагый Палатасы рәисе Зилә Вәлиева, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина, Дәүләт думасы депутаты ярдәмчесе: педагогика фәннәре кандидаты, «Белем җәүһәрләре» дөньякүләм бәйгесенең жюри әгъзасы Шәмсетдинов Раил Рафаэль улы, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, "Викимедия РУ" директоры, русча Википедия администраторы Владимир Медейко, ВКонтакте социаль челтәренең локализация буенча менеджеры Андрей Минчуков, челтәрне инглизчәгә тәрҗемә итүче Дэвид Принц һәм танылган инстаблогер Ринат Галиәһмәтов җиңүчеләргә дипломнар, кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Конкурс Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Татнетны үстерү фонды белән берлектә үткәрелде.
Җиңүчеләр исемлеге:
Гран-при 2018 елда "Белем җәүһәре" исеменә лаек булган һәм бу статусны югары дәрәҗәдә 3 ел дәвамында саклап килгән "Казан утлары" (kazanutlary.ru) сайты коллективына тапшырылды.
Барлык интернет-проект авторларын да чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә яңадан-яңа уңышларга ирешүләрен телибез!


.jpg)
