Татарстан Республикасында "QR тарих" проекты эшли»

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

«QR тарих» проекты командасы районнардан һәм партнерлардан Советлар Союзы Геройлары, Дан ордены кавалерлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Бөек Ватан сугышы ветераннары биографияләрен ала һәм алар турында «Вконтакте» социаль челтәрендә: https://vk.com/qr_history һәм Instagram аккаунтында: https://www.instagram.com/qr.history/ сөйли. 

Шуннан соң команда биографиядәге мәгълүматларны QR-кодка кодлаштыра һәм грант хисабына QR-кодлы табличкалар һәм басма такталар әзерли, Татарстан Республикасы районы вәкилләренә тапшыра, ә алар, үз чиратларында, бюстлар, һәйкәлләр, Советлар Союзы Геройлары, Дан ордены кавалерлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар янында QR-кодлы табличкалар урнаштыралар.

«QR тарих» проектының максаты - гаджет аша солдат биографиясенә күчүне тәэмин итүче QR-кодлы табличкалар урнаштыру юлы белән, Татарстан Республикасы территориясендә җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерү.

Проектның авторы һәм җитәкчесе - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасы хезмәткәре, Татарстан Республикасы Чирмешән районы Ульяновка авыл җирлеге депутаты - Дютина Ольга Владимировна. Тел.: 8(987)066-78-75

"Ата-бабаларыбызның батырлыгын истән чыгармаска, бу мирасны сакларга кирәк, сугышларны кабатламаска һәм тарихны бозмаска кирәк! Команда белән бергә "QR тарих" проекты ярдәмендә эстафетаны киләсе буыннарга тапшырабыз һәм сакчыл мөнәсәбәткә өметләнәбез", - ди "QR тарих" проекты җитәкчесе Ольга Дютина.

Проектта 26 муниципаль берәмлек катнаша: Казан, Питрәч, Яшел Үзән, Балтач, Чирмешән, Болгар, Яңа Чишмә, Алексеевск, Арча, Байлар Сабасы, Кайбыч, Минзәлә, Тәтеш, Азнакай, Сарман, Биектау, Теләче, Мамадыш, Югары Ослан, Кукмара, Олы Әтнә, Бөгелмә, Буа, Лаеш, Теләче һәм Тукай районнары.

Иганәчеләр: Проект «Татнефть» хәйрия фонды һәм яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) грант ярдәме белән тормышка ашырыла.

Проектның партнерлары:

* "Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге" ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасы»

* "Татарстан Геройлары" иҗтимагый хәйрия оешмасы»

* Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты

* "Чын йөрәктән" ("От чистого сердца") В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының волонтерлык оешмасы (ИЭУП)

* IRemember зиратларны һәм күмелгән урыннарны бөтендөнья цифрлаштыру

Команда киләсе буыннар өчен сугыш каһарманнары турындагы истәлекләрне генә түгел, илебез өчен зур өлеш керткән кешеләрнең тарихын да онытмаска кирәк дип саный. Әлеге караш безне - Казан шәһәре тукталышларында, әлеге урам исемен йөрткән кеше турында мәгълүмат салынган QR-кодлы табличкалар урнаштыру идеясенә китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International