Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

22 гыйнварда  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Мөнир Гафиятуллин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  киңәйтелгән киңәшмәсендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенең һәм Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең эш йомгаклары һәм 2021 елга өстенлекле бурычлар турында” Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Ә. Җәббаров рәислегендә “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Федераль ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек идарәсенең эш йомгаклары турында” Татарстан Республикасы буенча Баш ветеринария һәм фитосанитар күзәтү идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә катнашты.

Киңәйтелгән утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Галиев Илнур, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Хамаев Азат, Агросәнәгать комплексы идарәсе, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов катнашты. 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International