"Все вместе" ассоциациясе Россиядәге коммерцияле булмаган оешмалар өчен консалтинг хезмәте күрсәтүгә конкурс игълан итә

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

2021 елның 11 гыйнварыннан 25 гыйнварына кадәр «Все вместе» ассоциациясе коммерцияле булмаган оешмаларны индивидуаль консалтинг белән тәэмин итүгә гаризалар кабул итә. Бу - Президент грантлары Фонды тарафыннан хупланган «Практикум» проекты кысаларында «Все вместе» дип аталган өченче бәйге. Быел шартлар үзгәрде. 2020 елда миллионлы шәһәрләрдән килгән коммерцияле булмаган оешмалардан гына гаризалар кабул ителгән иде, 2021 елда бәйгедә Россиянең бөтен оешмаларына да катнашырга мөмкин. 

Конкурста җиңү нинди дә булса кыенлыклар белән очрашкан коммерцияле булмаган оешмаларга махсус җыелган экспертлардан ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Биредә стратегик планлаштыру, фандрайзинг, кадрлар мәсьәләләре һәм башка проблемалар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Катнашучы оешмалар үзләренең эшчәнлекләрен НКОлар ачыклыгының төп принциплары турында декларация нигезендә эшләрен алып барырга һәм төгәл сорату ясарга тиешләр. Конкурс турында нигезләмә ассоциация сайтында урнаштырылган.

Һәрбер хәл өчен аерым сайлап алынган экспертлар, кризистан чыгу буенча карарлар кабул итү өчен, коммерцияле булмаган оешмалар белән өч ай дәвамында элемтәдә торачак. Шуннан соң оешма белән бер елга шәхси ментор кала.

Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга кирәк. Нәтиҗәләр 2021 елның 1 февралендә игълан ителәчәк.

Бу - «Практикум» проекты кысаларында ел дәвамында үткәреләчәк консалтинг хезмәте күрсәтүгә биш конкурсның өченчесе. Җыелган кейслар тәкъдим ителгән карарлар белән бергә йомгаклау җыентыгына керәчәк, бу башка оешмалар өчен дә файдалы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International