ТР Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе һәм КФУ каршындагы Эксперт советы әгъзаларының Владимир Юрьевич Зорин катнашында уртак утырышы узды 

2020 елның 19 декабре, шимбә

19 декабрьдә Иҗтимагый палата мәйданчыгында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча комиссиясе һәм КФУ каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы әгъзаларының уртак утырышы узды. Утырышта Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү  комиссиясе рәисе Владимир Юрьевич Зорин катнашты.

Владимир Юрьевич Зорин билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы һәм Россия Федерациясе субъектларының иҗтимагый палаталары дәүләт милли сәясәте стратегиясен һәм 2025 елга кадәр Дәүләт миграция сәясәте Концепциясен гамәлгә ашыруда катнашучыларның турыдан-туры аралашуы өчен эксклюзив мәйданчык булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International